Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

"Ап-ак кәгазь... Ерак офык..."

Дата написания: 
13 января 2022

Инсур Мөсәнниф
***
Ап-ак кәгазь... Ерак офык,
Билгесезлек сагайта...
Алларымда кәгазь түгел,
Билгесез бер юл ята.

Юлым кая барып чыгар –
Тәүге адым ясалды...
Тәүге юллар да язылды...
Йөрәгемне ут алды...

Ялгыз гына янмасын, дим,
Килә аны бүләсем,
Очкын чәчкән ут-ялкынын
Учларымда бирәсем...
Юк яшерен серләрем –
Бар серемне сөйләсен...
8-13.01.2022.