Инсур Мөсәнниф
Минлешагыйрь
Шаяру
...Бүген бик күп оста шигырьчеләр
Нәрсә языйм, диеп аптырый.
Мендәремә башны куйганда да,
Каләмемне ерак куймыйм мин.
Уйлар миңа шигырь булып килә,
Рифма белән шәбрәк уйлыйм мин...
Пәрәвездән нечкә җепләрдән дә
Шигырь үргән кеше апагыз...
Лена Шагыйрьҗан, “Икенче микрофон”.
“Мин – мин микән, мин – кем икән?” – дип, җайлап
Мендәремә башым куям, шигырь уйлап.
Кемне языйм, булганда минем “Мин”ем?
Бәлки әле (кем белә киләчәгем)
“Минская” булыр әдәби исемем, -
Булган бит әнә Габдрахман Минский.
Ә мин соң кемнән ким, дип уйлаганский.
Ходай кушса, алда “Мин” дигән (Амин!)
Бер китап та чыгарырмын әле мин.
Пәрәвездән нечкә “мин-мин”нәрдән
Шигырь үргән кеше Лена апагыз...
Шагыйрьҗан ни языйм, дип аптырамас,
Сез бары тик иренмәгез, укыгыз!
29.11.-01.12.1994.
Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәниф Инсур. Минлешагыйрь. Пародия (Лена Шагыйрьҗан). "Идел" (Татарстан), 11 сан, 1995 (ноябрь), 67 б.
2) Мөсәнниф Инсур. Минлешагыйрь. Шаяру. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 91-92 бб.