Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

УЙЛАР (ДУМЫ)

Дата написания: 
08 декабря 2022

Инсур Мөсәнниф
УЙЛАР (ДУМЫ)

Кеше шундый: уйсыз тора алмый,
Күң(е)ле нечкә булса, бигрәк тә...
Әллә нинди уйлар уелып китә,
Кошлар сайраса да тирәктә.

Әйе, кеше уйсыз тора алмый,
Ә шагыйрьләр инде бигрәк тә...
Уйлар ирек – каләм, кәгазь даулый,
Кала алмый читлек-йөрәктә.

Ә уйлармы... алар болытка хас...
Ә болытның була төрлесе...
Кайчак, җир сугарып, явып китә,
Узып китә кайчак бер эзсез.

Уй-болыт та, яшен яшьнәтә дә,
Кайчак уза эзсез, буш булып,
Кайчак исә, илһам алып килеп,
Китә берәр шигырь калдырып...
7-8.12.2022