Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Яшьлеккә кайтам!

Дата написания: 
03 апреля 2018

Инсур Мөсәнниф
Яшьлеккә кайтам!

Алтмышым тулып та бетмәде,
Тәртәне бордым кирегә!
Нигә җитмешкә таба карыйм?!
Барыйм ал борып иллегә!

Бер елдан булыр илле тугыз,
Аннан килә илле сигез!
Тәртәне тибеп сындырам бит,
Еллар, миңа юл бирегез!

Үтәр-китәр кырык ике ел...
Елларның кыска көннәре...
Аннанмы?! Аннан инде җитәр
Унсигезнең ак төннәре!

...Алтмышны тутыргач, шулай
Бордым кирегә елларны!
...Тик белмим, яшьлек, мине күргәч,
Бер көләр, бер елармы?

Еллар бит барса да кирегә,
Гәүдәм һәм йөзем бөрешкән...
(Уйласаң, яшь бит йөз икедә!)
Нишлим соң, борылдым кирегә...
Мине көткән шул җитмешкә...
02-03.03.2018.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Яшьлеккә кайтам! Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 228-229 бб.