Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

ШИГЫРЬЛӘРЕМ – ӨМЕТЕМ

Дата написания: 
31 марта 2023

Инсур МӨСӘННИФ

ШИГЫРЬЛӘРЕМ – ӨМЕТЕМ

Гади сүздән тезгән, җаным өзгән
Шигырьләрем – бар булмышым;
Уттан суга, судан утка салган
Шигъри юллар – бар торышым.

Гади генә сүзләр шигъри юлга
Әверелсен өчен ни кирәк?
Бу дөньяны матурларга теләп,
Янган, көйгән шагыйрь – мин кирәк.

Кемнәр аңлый, кемнәр аңлап бетми,
Кемнәргәдер – яттыр тормышым...
Шигырьләрем укып (бәлки, юктыр),
Кем мактады, кемдер орышты...

Ә мин... Шигырь, димен, булгач инде,
Эретерлек булсын корычны!
Булсын үлем чирен дәваларлык
Даруларга хәтта торышлы!

Шигыремнең менә нәкъ монысы (!)
Коткарыр, дип, барлык дөньяны,
Өмет итеп, күпме таң атты...
(И, хыялый шагыйрь, шушы Җирдә,
Синең кебек күпме беркатлы!).

Әверелсен кара акка, диеп,
Бу дөньяны һаман төрткәлим;
Кешеләргә, рәхим-шәфкатьле бул,
Изге җанлы бул, дип, әйткәлим.

Өметемнең кая нәтиҗәсе?.
Иң кызганычы һәм кызыгы –
Кара төннәр акка әйләнмәде,
Дөнья һаман ыгы-зыгылы.

Барысы да гади кебек миңа
(Киңәш, диим, микән, я тәкъдим...):
Бар Патшалар Җирдә шагыйрь булса,
Дөнья килер иде ипкә, дим...
Бәлки... бәлки... бәлки... бәлки, дим...
29-31.03.2023