Писатель-сатирик и поэт Мир глазами писателя
Газетный вид
Инсур Мусанниф
Газетный вид
Стихи на татарском языке16+

БУЛГАН ШУНДЫЙ ШАГЫЙРӘ... (Жила-была такая поэтесса)

Инсур МӨСӘННИФ
БУЛГАН ШУНДЫЙ ШАГЫЙРӘ...

Егерме дүрт, тагын ике саны...
Салды мине сәер сагышка....
Әйе, саннар мөһим урын били
Тормыш дигән хәтәр алышта.

Сөйгәнсең син... әмма сөелдеңме,
Мин анысын белмим – караңгы.
Анысын да белмим – булдымы соң
Бәйләүчеләр йөрәк яраңны?

Белдем бары – шушы дөньяларда
Булган икән шундый шагыйрә.
Бер китапка кергән шигырьләре –
Үтеп керә торган бәгырьгә.

Кат-кат укып синең шигырьләрне,
Сәер халәтләргә тарыдым...
Син кем булыр идең шигърияттә,
Язмышыңның үтсәң давылын?!

Әмма Ходай биргән сиңа бары
Егерме дүрт ел һәм ике көн...
Әйе, болар – синең гомер юлы...
Ник бирмәдең күбрәк, күке, син?!

Тормыш шундый – анда рәхимсезлек
Изгелектән артык бик күпкә...
Бәлки, шуңа – дөнья үзгәртердәй,
Талантлылар киткәч бик иртә...
2-3.04.2025

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Булган шундый шагыйрә... Шигырь. "Салават күпере артыннан" китабы. Уфа, "Книга-принт" нәшрияты, 2025, 295 б.

Смотри также