Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Шигърият ятьмәсе

Дата написания: 
30 марта 2020

Инсур Мөсәнниф
ШИГЪРИЯТ ЯТЬМӘСЕ

Шигъриятнең вак-вак ятьмәсе...
Шигъриятнең иләк ятьмәсе...
Шигъриятнең хәтәр ятьмәсе...
Эләктем мин, әттәгенәсе!
Бик килә бит нидер әйтәсе!
Җир йөрешен чүт шәбәйтәсе...

Тик исемем дә, шәрифем дә,
Мине Җирдә тоткан шөребем дә,

Мин таянган тар җирлегем дә,
Бәлки хәтта шук битлегем дә,

Мин терәлгән шул көрчегем дә...
Әйләндергән дөнья көпчәгем дә...

Тагын байтак, күп нәрсәләр дә...
Охшамаган бит берсенә дә!

Мин Әнгам дә түгел, Марат та,
Җиккәнем юк гади пар ат та...
Мин Рәшит тә түгел, Сәйфи дә...
Мин Алиш та түгел, Шәйхи дә...
Мин Муса да түгел, Кәрим дә,
Түгел инде, юк, Нәҗми дә...
Мин Гали дә түгел, Һади да
Димәк, түгел бөек, даһи да...
Мин Роберт та түгел, Туфан да,
Миңнуллин да түгел, уф, Алла!

Тагын бик-бик күпләр түгел мин...
Моң чишмәсе булып түгелмим...

Тик юатам инде үземне...
Ишетерләр, бәлки, сүземне...

Һәм кабатлыйм, тагын җан атам,
Әй, юатам инде, юатам:

Шигырьләрнең була төрлесе...
Шигырьләрнең кирәк төрлесе...
Шагыйрьләрнең була төрлесе...
Шагыйрьләрнең кирәк төрлесе...
29-30.03.2020.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Шигърият ятьмәсе. Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 334-335 бб.