Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

ӨЧ КАЕН

Дата написания: 
25 января 2023

Инсур МӨСӘННИФ
ӨЧ КАЕН

Өч каен арасына кереп,
Көтмәгәндә, адаштым.
Горурлыкка баш булмыйча,
Юл беләм, дип алдаштым.

Ярый әле, аңга килеп,
Акыл белән аңлаштык.
Аннан инде дөрес юлны
Зирәкләрдән сораштым.

Мин акылсыз түгел, беләм...
Эшли әле башкаем...
...Барам, барам...
Алда тора
Тагын явыз өч каен!
25.01.2023

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Өч каен. Шигырь. "Салават күпере артыннан" китабы. Уфа, "Книга-принт" нәшрияты, 2025, 207 б.

Кайда, кайчан басылган:

1) Мөсәнниф Инсур. Өч каен. Шигырь. "Күңелем энҗеләре" күмәк җыентыгы. Уфа, "Книга-принт" нәшрияты, 2025, 11 б.