Злополучный день - день получки, когда все деньги заполучает жена
Инсур МӨСӘННИФ
ЯРТЫЛАШ
Шаяру катыш
Ходай миңа барысын да
Бирде, ахры, яртылаш.
Көннәрем дә, гомерем дә –
Я болытлы, я кояш.
Яртылары шулаерак –
Булды уңган чаклар да...
Ансыз гына булмый инде –
Булды туңган чаклар да...
Бөтен иде... инде хәзер
Бәхетем дә яртылаш.
Юк ул узмыш язмышлардан,
Күз йомып, хет кая кач...
Шул бәхетнең бер яртысы
Әле миндә – үземдә.
Икенчесе... икенчесе
Кара җирдә – гүрендә
(Яки оҗмах түрендә).
Шуны сорыйм инде, Ходай,
Булгач барсы яртылаш,
Үтә тагын гозеремне,
Шуның өчен тарткалаш:
Тиздән миңа җитмеш була,
Ват, син, Әҗәл кайчысын –
Бу сан минем гомернең тик
Булса иде... яртысы.
27.03.2025