Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Сез кая китәсез, сөйгәннәр?

Дата написания: 
04 июня 2018

Инсур Мөсәнниф
Сез кая китәсез, сөйгәннәр?

Кай арада узган җәйләр, көзләр,
Җиремдә янә дә ак кышлар...
Тәрәзәмә төшкән матур бизәк...
Һәм ни гаҗәп – йөзә аккошлар...

Йөзә алар горур, йөзә янәш,
Тугрылыкта – сихри көчләре...
Көнләшәме әллә шушы пардан –
Дулкынлана күлнең өсләре.

Әллә ярдан, әллә күктән инде,
Ишетелә, дисәм, алкышлар,
Шушы матур парга сокланыпмы,
Шаулый икән зифа камышлар...

...Әмма кышкы кояш, акрын гына,
Күтәрелә бара югары,
Тиздән нуры төшәр тәрәзәгә,
Матур сүрәтләр дә югалыр...

...Барыбыз да белә – кыш алдыннан
Сүрелә көн, китә кошлар да.
(Ел фасылы гына түгел, безнең
Гомерләр дә керә кышларга...).

Ник юллана җылы, тик ят җиргә,
Ник биредә калмый бар кошлар?
Ташлап туган якны, бик еракка,
Китәләр шул... Китә аккошлар...

Кошлар китә, әйе... (Салкыннарга
Чыдый кеше генә – өйрәнгән...).
Хәтта Кояш, Айны тотлыктырып,
Кая китә икән сөйгәннәр?

Күкләр, яки кемдер тарафыннан
Тормыш, ахры, шулай көйләнгән...
Боз каплаган Җирне җылытырга
Йөрәк кенә кала көйрәгән...
1-4.06.2018.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Сез кая китәсез, сөйгәннәр? Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 255-257 бб.