Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Заманына күрә такмагы

Дата написания: 
05 февраля 1992
Заметка: 
Стихотворение является частью цикла стихов «Сөю кайтавазы»

Инсур Мөсәнниф
Заманына күрә такмагы

Бу төннәргә нәрсә булган –
Кыскарганнан кыскара?
Демократка сүз әйтмәгез,
Алдый-алдый остара.
Һай әттәгенәсе шул,
Эшләр гел план белән.
Эшләр гел план белән,
Ашаулар грамм белән.
Начальниклар яхшы яши
Туган-тумасы белән.
Аңа нәрсә синең зарың,
Күптән "киптереп элгән".
Хәерчеләр түрә булды,
Үрмәләп түргә менде.
Оят, намусны онытып,
Түргә чабата элде.
Әй, төзибез, төзибез,
Кая безнең өебез?
Начальниклар алсын әле,
Чират җитәр, түзегез.
Түбән очның Әсмасы
Җитте минем башыма.
Тиз арада һәр түрәгә
Җиде җиңел машина!
Почмак саен алыпсатар,
Эшче бөлми, кем бөлә?
Алда ниләр күрәсе бар,
Бер Алла үзе белә.
Хаклар арта, хаклар арта
Трактор һәм торбага.
Болай барса, кортка-сартка
Җигелерме тырмага?
Ачлы-туклы яшәргә дә
Барабыз бит өйрәнеп.
Тик үлмәсәк ярар иде
Баганага сөялеп.
Ачлык килә, ачлык килә
Түбән очтан, кычкырып.
Их, шикәрләп чәй эчәргә
Теш уртына кыстырып.
Байлар, байлар бал эчә,
Казанында ит пешә.
Ярлы мескен ни эшләсен,
Аккан суларга төшә.
Югары очтан түбән очка
Тәгәрәтәләр мичкә.
Дәүләт, пенсияң бигерәк аз,
Җитми даже бер кичкә...
Такмакчыга сүз әйтмәгез,
Сипкән диеп, борчакны.
Үзе бит әйтеп яздырды
Тормыш миңа такмакны.
5.02.1992.

Кайда, кайчан басылган:
1) Шәнгәрәев Инсур. Заманына күрә такмагы. Шигырь. "Яңавыл таңнары", 6.06.1992, №64.
2) Шәнгәрәев Инсур. Заманына күрә такмагы. Шигырь. "Кызыл таң", 27.06.1992, №124.
3) Мөсәнниф Инсур. Заманына күрә такмагы. Шигырь. "Тулпар", 2010, №4, 76 б.
4) Мөсәнниф Инсур. Заман такмаклары. Шигырь. "Тулпар", 2013, №1, 79 б.
5) Мөсәнниф Инсур. Заманына күрә такмагы. Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 46-47 бб.