Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

ТӘКЪДИР

Дата написания: 
03 июля 2023

Инсур МӨСӘННИФ
ТӘКЪДИР

Карыннан ук тәкъдир беркемгә дә
Әзерләми юлның “кәттә”сен.
Тар бишектән тап-тар кабергәчә
Ходай сызган юлны үтәсең.

Кая бала чакта, хәтта олыгайгач (!),
Беркем белми ниләр көтәсен.
Нидер өмет итеп каршылыйбыз
Һәрбер көннең алсу иртәсен...

Яхшы тормыш, аяз күкләр теләп,
Көтә-көтә булдык көтекләр.
Озак көттек... Тагын бераз көтик...
Бары өзелмәсен өметләр...

Өметсезгә өмет биреп яшик,
Ак, чал чәчле кызлар, егетләр!
Бу дөньяның шыгыр арбаларын,
Без дә “китсәк”, кемнәр дегетләр?!
3.07.2023