Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

ГОМЕРЛЕК СУГЫШ

Дата написания: 
17 марта 2024

Инсур МӨСӘННИФ
ГОМЕРЛЕК СУГЫШ

Тагын кайтты тимер табут безгә,
Чираттагы... инде ничәнче...
Тагын тели барча якыннары:
“Аллакаем, түзем бирсәңче...”

“Аның өчен сугыш тәмамланды,
Ул – бәхетле”, – диләр... Дөрестер.
Әмма, ныклап уйлап караганда,
Дөрес түгел кебек ничектер...

Әйе, аның өчен сугыш тәмам –
Гомере тик калган күмергә...
Әмма ата-ана күңелендә
Шушы сугыш барыр гомергә...
17.03.2024