Все люди – коллеги. По смерти.
Инсур МӨСӘННИФ
БЕЗНЕҢ ЗАМАНА АРБАСЫ
Исемнәре шактый аның –
Шул чорның чынбарлыгы,
Тарттык төпкә җигелепләр,
Замана, соң ни кылыйк?!
Булдың “Уфалла” арбасы,
Булдың “Тартай” арбасы,
Тарттык “Сталин” арбасын да,
Кая барыйк – тартасың!
Атамасы төрле, дөрес,
Әмма бер үк мәгънәсе...
Үз чорында ниләр күрми
Бу Алланың бәндәсе.
Үз чорында, гомерендә...
Чорны сайлап алмыйлар...
Шундый чорлар җитүенә
Юл куймагыз, самыйлар*!
Шуңа таба бара, ахры,
Карап торсаң, дөньясы...
Тик хәзер... белүче бармы –
Ничек итеп корырга соң...
Шул “Уфалла” арбасын?..
* Самый (диалект) – юләр, ахмак, дивана.
5.03.2025