Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Агач утырттыңмы?

Дата написания: 
30 июня 2015

Инсур Мөсәнниф
Агач утырттыңмы?

Һәркемнең бар Җирдә өч бурычы:
Агач утыртып, йорт төзергә,
Үз учагың корып, гаиләдә
Үстерергә бер ул, кимендә...
Ярый, болар барсы аңлашыла,
Тик сорау бар агач буенча...
...Утыртканчы агач, ныклап, төптән
Уйлау кирәк, минем уемча.
...Утырттың, ди, ярый, син бер агач,
Ярый, йөзне, меңне, мисалга.
Үсәр дә, ди... Тик кем кисәр аны,
Һәм кисәр ул... нәрсә ясарга?
Була йорт төзергә – бик матурны,
Һәм яшәргә анда, ханнарча.
Яңгырар анда җыр, көлү, моң-көй,
Төрле телдә, бәлки, татарча...
Була корып тагын... дар агачы...
Бәлки кемгә... бәлки сиңарга...
Калыр бары, карап шул агачка,
Соңгы секундларны санарга...
...Монда Хикмәт түгел ни эшләүдә...
Уйлау кирәк бәлки элгәре:
Синең тырыш хезмәт җимешләрең
Кулларына кемнең эләгер?..
30.06.2015.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур . Агач утырттыңмы? “Яңавыл таңнары”, 2015, №№150-151.
2) Мөсәнниф Инсур. Агач утырттыңмы? Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 165-166 бб.