Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

БҮӘ БУЕ – ЕЛАК ТАЛДЫР

Дата написания: 
28 апреля 2022

Инсур МӨСӘННИФ
БҮӘ БУЕ – ЕЛАК ТАЛДЫР

Бүә* буе талкайлары
Суга иелеп сыкрый.
Бүә язын шуңа таша –
Таллар сыгылып елый.

Сулар китә, сулар ага,
Мәңге кайтмаска китә…
Таллар, елап, карап кала,
Китүләр җанын өтә…

Бүә буе талкайлары
Тирбәлә ачы җилдә.
Синең сагышны да алыр –
Курыкмый сөйлә, кил дә…

Яр буенда чал таллар бар,
Әллә чал, әллә акмы?
Чөнки алар кешеләрнең
Байтак серләрен саклый.

Күргәнегез бардыр, алар
Кайчак сыкранып ава.
Картаеплар ава микән,
Әллә сызланып ава…

Сагыш, кайгың тотма җанда,
Газап чигүләр җитәр!
Бушат күң(е)лең, өметсезлек
Суларга агып китәр.

Беркемгә дә чишми торган –
Төрлесе була сернең…
Таллар – кеше түгел, саклар
Яш(е)рен сереңне синең…

Озатып кал тал агачын,
Агачлар – дуслар алар:
Диңгезләргә агып китеп,
Сереңне мәңге саклар...
Таллар шундыйлар алар…
* Бүә – Башкортстанның Яңавыл районындагы елга.
28.04.2022.