Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

ШИГЪРИЯТ БРЕЖНЕВЫ

Дата написания: 
14 января 2023

Инсур МӨСӘННИФ
ШИГЪРИЯТ БРЕЖНЕВЫ

...Ил кичерде төрле хәлләр,
Ленин бабайны күмгәч...
...Тормышка кот керде бераз
Кадерле Ильич килгәч.

...Ул елларда совет халкы
Властьны орышмады,
Басып урам чатларына,
Хәер дә сорашмады...

Брежнев бабай заманында
Тормышлар чәчәк атты.
Бәхәсләшә икән кемдер –
Барыбер тик мин хаклы!

Халык ни дип әйтә әле?
Эшенә күрә хөрмәт!
Тага торды орден-медаль
Халкыбыз һәм хөкүмәт:

Тулды пиджәк, тулды китель –
Исәбе онытылды*.
Тагын тагар иде әле,
Тик үлеп харап булды...

...Сүзләр китте озынгарак...
Максатларым – кыскачарак
Язарга иде исәп...
Поэзия Брежневын
Данларга иде исәп.

...Такты ул бар медальләрне.
Әллә чын, әллә ялган,
Менә кичә кич ишеттем –
Тагын да берне алган!

(Алла бирсә, тагын алыр,
Шаулатыр бар дөньяны!..
Пиджәк тулса, бәла түгел –
Тектерер өр-яңаны!).

Ул мактаулы исемнәре (!)–
Бер биткә дә сыймый, ди.
Әмма нәф(е)се зурдан икән –
Ел да берне даулый, ди.

Тик ни гаҗәп, юк әлегә
(Менә шул аянычлы)
Исемнәрен уеп язган
Наганы һәм кылычы.

Нәфсеме ул, туганкайлар,
Нәфсеме! Ул бер азса...
...Алла бирсә, булыр әле,
«Солдат» дип шигырь язса.
***

И, туганкай, уят инде
«Оят» дигән хисеңне...
Зинһар, дибез, калдыр инде
Безгә дә бер исемне?!

Син кайчандыр шагыйрь идең,
Хөрмәт итте халык та.
Даулап исем ала торгач,
Калдың бүген хурлыкка.

Дан артыннан куа торгач,
Югалттың бит җис(е)меңне.
Башкалары урынына...
Кайтар шагыйрь ис(е)меңне!
16.12.2022-14.01.2023
* КПССның Генераль секретаре Л.И.Брежневның бүләкләре исемлегендә СССРның 15 ордены һәм 18 медале, башка дәүләтләрнең 29 медале һәм 49 ордены исәпләнгән (мәгълүмат 1991 елга). Имеш, ул илнең барлык орденнарын алган, дигән сүз йөри. Бу хакыйкатькә туры килеп бетми – СССРда барлыгы 20 орден булган.

Комментарии

!!!