Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Кайттым әле Күрдемемә (Атнабай монологы)

Дата написания: 
13 марта 2018

Инсур Мөсәнниф
Кайттым әле Күрдемемә
Атнабай монологы

Гомерләрнең мәңге түгеллеген,
Фани икәнлеген белсәм дә,
Ышанасы килә кешеләрнең
Үзе үлгәч, җаны исәнгә.
“Сагыну”.
Ә.Атнабай.

Кайттым әле Күрдемемә...
Үзем түгел, җаным кайтты,
Үттем барлык урамнардан,
Бер сөендем, бер шаккаттым.

Их, сулары сагындыра –
Күрим, дидем, чишмәләрне.
(Кайда йөри безнең җаннар,
Беркем белми нишләгәнне...).

Кердем туган мәктәпкә дә,
Тора анда минем исем...
Бюстыма да күз төшердем,
Карап тордым китеп исем!

Минем исем белән үтә
Икән, имеш, фестиваль дә!
(Горурланып куйдым хәтта,
Кем сөенмәс мондый хәлгә!).

Кемдер салган хан сарае,
Һәм яшиләр зур байлыкта...
Ярый, дөнья шулай инде,
Тигез түгел бит бармак та...

Механизаторлар, Кояшлы,
Тынычлык, Елга аръягы,
Партизаннар, Үзәк һәм дә
Мәктәп, Яшьләр урамнары...

Урамнар күп... тик нигәдер
Юк шул минем исемлесе...
Атнабайлар урамына
Үзгәртергә әллә берсен?

Үпкәләгән, дип әйтмәгез,
Бу бары тик уен-көлке...
Бер әтәчне* данлап шигырь
Язгач бөтен дөнья көлде!

Бәлки булыр (булмаса – юк),
Анда түгел бит мәсьәлә**...
“Соң булса да, уң булсын” дип
Әйтелгән бит мәсәлдә дә.

...Беләм, беләм, уйладыгыз:
Әнгам абый картайган, дип,
Андый урам бар бит, диеп,
Әллә инде сукрайган, дип.

Бу урамны күрдем, күрдем –
Мин Күрдемдә*** байтак йөрдем.
Күрмәмешкә салыштым да,
Шуклыгымнан үзем көлдем****!

Һәм тагын да бу юлларны
Ник язганын төшенмәгән
Алтмыш яшьлек бу шагыйрьдән,
Ну, тагын бер кат үземнән,

Беркатлы һәм ышанучан
(Янәсе, мин күптән үлдем),
Мине җиңдем дип сөенгән,
Көчсез әҗәл, синнән көлдем!
Мин бит сине җиңдем, үлем!
Мескен үлем, шуңа көлдем!

* “Хөббениса әтәче” шигыренә ишарә.
** “Мәсьәлә” шигыренә ишарә.
*** “Күрдем” шигыренә ишарә.
**** “Көләм” шигыренә ишарә.
5-14.03.2018.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Кайттым әле Күрдемемә. Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 216-218 бб.