Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Күз тимәсен

Дата написания: 
15 июля 1994
Заметка: 
Стихотворение является частью цикла стихов «Бер гомер»

Инсур Мөсәнниф
Күз тимәсен

– Үстердек бит динсез буын,
Алласызлар Җир тулы.
Ахырзаман шулдыр, белми
Ана – кыз, ата – улны.
Тик кызыма күз тимәсен,
Йоланы төгәл үти, -
Шулай диеп хәбәр сөйли
Күршебез Биби түти.
– Намазларын да калдырмый,
Тота уразасын да.
Сүземнән һич чыкканы юк –
Хөрмәтли анасын да...
Биби түтине бүлдермим,
Сөйли бит ул дөресен.
...Аңа йөз яшь, ә Сарасы
Куа җитмеш җидесен.
15.07.1994.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Күз тимәсен. Шигырь. "Тургайлар канат кага" җыентыгы, авторлар коллективы. Уфа, "Китап", 1996, 33-34 бит.
2) Мөсәнниф Инсур. Күз тимәсен. Шигырь. "Тулпар", 2013, №1, 79 б.
3) Мөсәнниф Инсур. Күз тимәсен. Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 73 б.