Бу шигырьнең жанры - трагик юмор.
Язның беренче көне
Трагик юмор
Әйтерсең лә, кемдер төртте кабыргама,
Уяндым да кинәт тертләп, күзем салдым
Телефонда җем-җем янган ут-сәгатькә...
(Хәзер кеше сәгать такмый, сатып алмый).
Бердән узган... минут “угы” – унтугызда...
Булмас, ахры, тышта ”һава суламыйча”
(Тәмәке тартуны, көлеп, шулай атыйм),
Ике гашыйк йолдыз серен тыңламыйча...
Кем әйтмешли, торам, тартам шулай ялгыз,
Хәзер инде кемнәр йөрер, эт өрдерер?..
Хәер, этләр өрә икән бик еракта...
Димәк, бар бит гашыйк җаннар, барлар, шөкер...
Шунда тагын, кемдер серле пышылдады
(Һич тә көтмәгәнгә, телдән кала яздым!):
“Соң, кем төртсен инде синең кабыргаңа –
Бу бит... Бу мин – синең алтмышынчы язың!..
Ә җен-шайтаннармы? И туганкай, сак бул,
Алар да бит була азгын аеруча язын...
Килер, килер, шундый төртер кабыргаңа,
Бу бәндә, дип, гыйшык тотып, юлдан язсын!”
Кереп яткач, чалкан яттым, саклыйм, диеп
(Аллаһы Тәгалә саклар сакланганны!):
Ничек сызлаганын, әрнегәнен беләм,
Сындырдым мин саксыз берчак кабыргамны!
1.03.2018.
Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Язның беренче көне. Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 215-216 бб.