Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Бер гомер

Дата написания: 
17 марта 1995
Заметка: 
Стихотворение является частью цикла стихов «Бер гомер»

Инсур Мөсәнниф
Бер гомер

Кешеләрнең кайсын гына алма,
Бирелгәндер бары бер гомер.
Бушка үткән – зая гомерләрдән
Калыр бары кара көл-күмер.
Халкың өчен күңел утың бирсәң,
Исемеңне шиңмәс гөл күмәр.
Үзе өчен генә яшәгәнгә -
Биргән, әйе, гади бер гомер.
Бары: “Халкым!” – диеп янганнарга
Биреләдер гали* мең гомер.
17.03.1995.
*Гали - бөек.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Бер гомер. Шигырь. "Тургайлар канат кага" җыентыгы, авторлар коллективы. Уфа, "Китап", 1996, 9 бит.
2) Инсур Мөнәсиф (псевдоним хаталы басылган - Мөсәнниф дип укырга кирәк). Бер гүмер. Шигырь. Ж. "Шоңкар". 2002, №5, 60 б.
3) Мөсәнниф Инсур. Бер гомер. Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 106-107 бб.