Злополучный день - день получки, когда все деньги заполучает жена
ЯШЬЛЕКНЕ САГЫНУ
Әйләнә дә килә кыш – көттерми,
Бөтен дөнья чума аклыкка...
“Ак чәчәкләр кебек карлар ява”, –
Дип язасы килгән чак була...
Әмма миннән алда аны кемдер
Язган гына түгел, көй салган.
Һи, язса ни дә, язмаса ни миңа,
Яздым – сүзләр уртак – халыктан!
Әнә, нурлы Ай да калыккан!
Ә бер кызый* карый болыттан.
Минем күңел моңга зарыккан!
Әллә сыза кара сагыштан...
Бармы сезнең шулай боеккан?
“Ак чәчәкләр кебек кар ява,
Хәтерләтеп ямьле май кичен,
Шомырт чәчәк аткан тугайда
Йөргән идек икәү нур кичеп**”.
* Фатыйх Әмирханның «Ай өстендә Зөһрә кыз» әкияте хакында сүз бара.
** Гыйльман Идрисов сүзләре, Рим Хәсәнов көе.
13-14.11.2024