Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Дәгъва белдермә син үткәннәргә...

Дата написания: 
04 августа 2015

Инсур Мөсәнниф
Дәгъва белдермә син үткәннәргә...

Үткәннәрем барлап, нигә миңа
Белдерәсең дәгъва һаман да?
Онытылган алар, калган алар,
Калган алар ерак таңнарда...
Калган алар... Әйе, калган ерак,
Төшкә керми инде күптәннән.
Яшьлектәге ярлар – теге ярда,
Хыянәт эзләп йөрмә үткәннән.
Ә бу ярда – син һәм мин, бары икәү,
Күпме сулар аккан ярлардан.
Күпләр көнләшә бит, шартлый язып,
Синең, минем кебек парлардан.
Тормыш шундый – төрле хәлләр була...
Җил үтмәсен әмма арадан.
Соңгы сулыш алган чакта кеше
Түгел – тәүге, түгел – барсыннан,
Гафу сорый соңгы ярыннан.
4.08.2015.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Дәгъва белдермә син үткәннәргә. Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 168 б.