Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Ярым ай

Дата написания: 
13 июля 2020

Инсур Мөсәнниф
Ярым ай

Бүген күктә... ярым ай...
Кайда синең ярың, Ай?
Кайда синең яртың, Ай?
...Бүген күктә... ярым ай...

Бүген июль... Кайнар ай...
Кайда минем ярым, Ай?
Кайда минем яртым, Ай?
...Кара әле, ярым ай,

Сиңа шундый шартым бар:
Төш яныма, яртым бар...
Эчүдә түгел бит хикмәт...
Минем бетмәс кайгым бар...

Утыртырбыз да уртага,
Шул ачылмас яртыны...
Икәү, бәлки, агартырбыз,
Юып, кара кайгыны...

...Күрдем әллә Айнымы...
Күрдем әллә анымы...
Гомеркәем уза шулай
Кайгылардан айнымый...

Бүген июль... Кара ай...
Бүген күктә... ярым ай...

13-29.07.2020.
Искәрмә. 3 ел элек - 20.07.17 елда хатыным Зәйнәп вафат булды. 25.07.2020 елда безнең бергә тормыш коруыбызга 34 ел тулды. Без аның белән бергә 30 ел 360 көн гомер иттек.