Инсур МӨСӘННИФ
МЕНӘ ТАГЫН БУ КӨН ҖИТТЕ...
Кем әйтмешли, тагын бу көн җитте
(Юк, юк, матур, ямьле яз түгел!),
Хәтеремдә аны сагындырган
Матур истәлекләр аз түгел.
Уку елы башы... Сагышлы да,
Күңелле дә искә алуы...
Онытылмый, яңа костюм киеп,
Шул мәктәпкә диеп баруым.
Башлангычта әле, нарасыйлар,
Анда ни көткәнен белмәсәк,
Арытаба бераз куркытты да –
Кара такта яны – күрәчәк!
Кем мәктәпкә нигә йөргәнлеген
Укытучы абый белгәндер...
Алар да бит шул ук кеше инде,
Бәлки, “мыек астан”... көлгәндер.
Кемдер килгән белем алырга, дип,
Менәргә, дип, фәннең үренә...
Кемдер исә бары ашкынгандыр...
Күзе төшкән кызны күрергә.
“Өйгә” дигән эшләр, “икеле”ләр...
Тагын... яшерелгән көндәлек.
Тәнәфесне чак-чак көтеп алу...
Болар бары кызык истәлек.
Энә белән кое казыр*, идем,
Кайтар мине, Ходай, кирегә,
Әмма белем алган араларда...
Күзем төшкән кызны күрергә!
* Белем алу – энә белән кое казу (халык мәкале).
30.08.2024