Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Юк, ташлыйсы килми!

Дата написания: 
03 апреля 2020

Инсур Мөсәнниф
ЮК, ТАШЛЫЙСЫ КИЛМИ!

Табышмаклар байтак бу дөньяда –
Дилеммасы, теоремасы...
Галәм, дөнья, сөю, бала-чага...
Болар барсы – Тормыш темасы.

Шул Тормышны сөйрәп бару өчен
Кирәк шактый ныклы арбасы...
...Бер уйласаң, Тормыш – Шигърият ул,
Шул ук ритм, образ, рифмасы...

Түземлелек кирәк сүз эзләргә
(Кайчак кирәк була күзлек тә)...
Ни галәмәт, еллар узган саен
Алар күчә бара сүзлеккә...

Сүзләр бетә хәтер янчыгында,
Еш шыгырдый тормыш арбасы...
Майлап-җайлап этеп җибәрергә
Юк шул аның һич тә чарасы...

Тырышсаң да күпме, ахыр килеп,
Туктап кала, чыга очына:
Елга-гомер агып үтте исә,
Ике яр бит бергә кушыла...

Сизелә ул – көннәр узган саен
Минутлар да кими сәгатьтә...
Тәмам тузып, сынса пружинасы,
Кинәт туктый уклар, гадәттә...

Уклар туктап калса, гомер бетә,
Әмма яшәү кергән... гадәткә!..
Чир китсә дә, гадәт китмәс, диләр,
Авыр булыр ташлау, әлбәттә...

Әмма туры килер ташларга да
Күнегелгән яшәү гадәтен...
Аны болай ошаткан да идем...
Әйбәт иде дә ни әйбәтен...

Ташла, диеп таләп итүчеләр
Арта гына бара көн саен...
“Баш очыңда шытып чыгар!” – диеп,
Орлык сибә инде карт каен...

Ташла, диләр, артта калган еллар,
Ташла, диләр, вирус кебекләр...
Ташла, диләр, кайбер авырулар...

Тик... ташлыйсы килми, егетләр!

Ташларга бит иртә кебек лә?!
19.03.-3.04.2020.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Юк, ташлыйсы килми! Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 336-337 бб.