Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Шаһ булганчы читтә...

Дата написания: 
30 мая 1994
Заметка: 
Стихотворение является частью цикла стихов «Сөю кайтавазы»

Инсур Мөсәнниф
Шаһ булганчы читтә...

Читтә бәхет эзләп карыйм, диеп,
Китәм, диеп, син дә җыендың...
Сиңа тормыш, җылы биргән җирдән
Кай арада шулай суындың?
Китмә, якташ, синсез ятим кала
Туган ягың, туган авылың.
Шушы җирдән гүзәл җир-су юктыр,
Тик кадерен белик без аның.
Әнә, кара, син китәсе юлда
Каеннарның яшьле күзләре.
Чит җирләрдә әйтә алырсыңмы
“Мин – бәхетле”, - дигән сүзләрне?..
Китмә, диеп, әрнеп ялварадыр
Һәрбер үлән, һәрбер куаклык.
Шаһ булганчы читтә,
Олтан булып
Туган җирдә үлү мең артык...
30.05.1994.

Кайда, кайчан басылган:
1) Шәнгәрәев Инсур. Шаh булганчы читтә... Шигырь. «Кызыл таң», 22.02.1995, №35.
2) Мөсәнниф Инсур. Шаһ булганчы. Шигырь. «Кызыл таң», №25, 3.03.2016.
3) Мөсәнниф Инсур. Шаһ булганчы читтә... Шигырь. «Сөю кайтавазы» китабы. Уфа, "Чурагул» нәшрияты, 2020, 61-62 бб.