Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Февраль-апрель, 2022

Дата написания: 
20 апреля 2022

Инсур Мөсәнниф
ФЕВРАЛЬ-АПРЕЛЬ, 2022

Тышта “шыбыр-шыбыр”. Яңгыр, ахры.
Ул уятты.
Бу ни хәлдер, хәтта үзем белмим,
Куркып яттым.

Тышта кап-кара төн. Болыт – кара.
Асфальт – кара.
Болыт озаккадыр… Белмим, кайчан
Ул тарала…

...Төне буе бүген яңгыр яуды.
Яңгыр яуды.
Җирдә һаман әле эремәгән
Карны “куды”

Елак яңгыр яуды төне буе.
Карны “куды”.
...Ә кайдадыр җиргә аккан кара
Канны юды.

Яңгыр яуды. Кайнар карны, кара
Канны юды...
Мин аңламыйм, безгә, кешеләргә,
Нәрсә булды?

...Төне буе бүген яңгыр яуды.
Озак яуды.
Мин – кеше бит. Кеше кайгылары
Тыным буды...

Күк елады... Һаман туктамады...
Уйлар, уйлар.
Кара кайгылардан әле тагын
Кемнәр елар?..

Гаҗизлектән яңгыр күзәттем мин...
Уем – ерак:
Ул бит оча яшен тизлегендә,
Ул – кыюрак.

Гүя, Җирдән түгел, җәһәннәмнән
Мин атладым.
...Яңгыр һаман тынмый, нидер юа...
Таң атмады.
20.04.2022.