Все люди – коллеги. По смерти.
Инсур МӨСӘННИФ
КИҢӘШ – УЛ...
Киңәш – таяк белән бер ул,
Теләсәң – таянасың.
Теләмәсәң – ыргытасың,
Я ташлап калдырасың.
Тик ташлардан алда уйлап,
Карарга да кирәктер:
Бәлки, ул, алга, егылмыйча,
Атларга бер терәктер?!
Бердәнбер чын терәктер?!
19.09.2024
Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Киңәш – ул... Шигырь. "Салават күпере артыннан" китабы. Уфа, "Книга-принт" нәшрияты, 2025, 270 б.