Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

КАРЫЙМ КӨН ДӘ ЯКТЫ КОЯШКА...

Дата написания: 
09 декабря 2022

Инсур Мөсәнниф
КАРЫЙМ КӨН ДӘ ЯКТЫ КОЯШКА...

Җан барлыгын галим-голәмәләр
Күптән инде әйтеп калдырган...
Әмма кеше җаны кая китә,
Вафат булгач, кабер казылгач?

Укыган бар: кеше җаны бары
Кояшның ул тик бер очкыны.
Җаннан җанга күчеп, кире кайта,
Җирдә яшәсен, дип, токымы.

Җан чыккачтын, очкын кире кайта –
Тарта Кояш-ана хозуры.
Бу Галәмдә Кояш тартулары
Бар көчләрнең иң-иң-иң зуры.

...Син дә киттең Кояш хозурына,
Әверелеп горур бер кошка...
Очрашырбыз, беләм, шуңа, көтеп,
Карыйм көн дә якты Кояшка...
9.12.2022