Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

УТЫР ӘЛЕ, БЕР СӨЙЛӘШЕП АЛЫЙК

Дата написания: 
07 мая 2023

Инсур МӨСӘННИФ
УТЫР ӘЛЕ, БЕР СӨЙЛӘШЕП АЛЫЙК...

Утыр әле, бер сөйләшеп алыйк,
Тормыш хәле, дөнья турында.
Әнә, күктә ерак яшен яшьни...
Барысы да Аллаһ кулында.

Көн артыннан көннәр уза тора...
Кышлар уза, җитә җылы яз.
Алмагачлар шау чәчәктә тагын.
Ә йөрәкме... анда тулы наз.

Әллә барбыз бүген, әллә юкбыз,
Әйе, белә бары тик Аллаһ...
Кайтмастыр бит кире бу мизгелләр...
Кайтмас бу чор, йөрәк туктагач...

Әнә, инде кемдер ялгыз калган,
Шундый булгач Җирдә өлеше...
Рухына, дип, хәер өләшә...
Кабердәге җансыз катып калган
Һәйкәл белән генә сөйләшә.

Утыр әле, бер серләшеп алыйк...
Туйганчы бер калыйк сөйләшеп.
Хәтта сандугач та сайравыннан
Туктап торсын бездән көнләшеп!

Иңне иңгә, башны башка терәп,
Утырган юк күптән, он(ы)тылган...
Бер-беребезгә чит-ят кебек карау –
Шулмы иде безнең омтылган?!

Утыр әле, бер сөйләшеп алыйк...
Яңарсыннар яшьлек* хисләре
(Ә яшьлек бит безнең тормыш язы!)...
Һәм яңарыр яшәү көчләре!..

...Җитми, җитми Адәм затларына
Сөйләшүләр янәш утырып...
Аннан аптырыйбыз, каян чыгып,
Бәла килә өскә, котырып?..
* Яшьлек чоры – минем өчен совет чоры.
7.05.2023