Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Үзем белән бергә үләләр

Дата написания: 
17 февраля 2021

Инсур Мөсәнниф
Үзем белән бергә үләләр
«... кая языйм? – Үзем белән бергә үләләр»
Муса Җәлил.

Шигырьләр бар – ваткан төрмәләрне (!)...
Диварлар да киртә булмаган...
Алар бүген – байрак көрәшләрдә,
Рухи көче һич тә сулмаган...

Хәзер инде каты сугыш та юк...
Таңнар тыныч кебек илемдә...
Тик шигырьләр ята читлекләрдә,
«Чемодан»ның ята төбендә...

Үзем укыйм, илле кеше укый...
«Яхшы!» – дигән булып, мактыйлар...
Күрә торып, алдашмаслар инде...
Арабызда юк бит сантыйлар...

Ахры, хәзер һич тә хаҗәте юк,
Шигырь дигән РУХИ азыкның...
Тамак колы хәзер күпләребез...
Чикләренә чыктык языкның*.

Китаплар да, бәлки, бетәр бер көн...
Учакларда янар язмалар...
Күреп торасыз бит, «хуҗа» хәзер
Компьютерлар дигән казалар...

Алардагы барлык мәгълүматлар
Юкка чыгу мөмкин бер көндә...
Вирус чыгаручы осталар күп...
Сакланмаган моннан беркем дә...

...Шигырьләрем, сабый шул Сез, нәни,
Тормыш хәлен әле белмисез...
Бу дөньяга һаман киләсез...
Тик мин Сезне кайда үстерим соң? –
Үзем белән бергә үләсез.
* Язык – гөнаһ.
16-17.02.2021.