Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Кала бары хәтер... (Остаётся только память)

Дата написания: 
06 марта 2022

Инсур Мөсәнниф
Кала бары хәтер...

Алданудан, ялгышыңнан,
Кайчакларда язмышыңнан
Хәтер кала...
Нәҗип Исламов, “Хәтер кала”

Алдыбызда иксез-чиксез
тормыш-дала...
Тигәнәкләр һәм... кешеләр
аяк чала.
Егып сала.

Киртәләрне җиңә-җиңә,
бара тормыш...
...Сөю, үпкә, кайгы, ярсу... –
безнең язмыш...

Кайчак кырыс кешеләргә
хәтер кала...
Күз яшьләре бәреп чыга,
гүя, бала...

Тагын кырын карашлардан
хәтер кала...
Бер гаепсез битәрләүләр
һушны ала...

Кайчак усал, зәһәр сүздән
хәтер кала...
Тик җылы сүз җанга дәва
була ала.

Бик еш юкка үпкәлибез –
хәтер кала...
Гаепледер безнең алда
Хәтта... Алла (!)

Кайчак шуңа, кайгы биреп,
утка сала:
Якыннарны, сөйгәннәрне
тартып ала...

Әмма уза барчасы да –
артта кала...
Кала бары истәлекләр –
ХӘТЕР кала...
5-6.03.2022.