Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Сез исәннәр әле, сез тере!

Дата написания: 
14 апреля 2020

Инсур Мөсәнниф
Сез исәннәр әле, сез тере!

Җырларым, сез шытып йөрәгемдә
Ил кырында чәчәк атыгыз!..

...Сез үлсәгез, мин дә онытылырмын,
Яшәсәгез, мин дә яшәрмен.
Муса Җәлил, «Җырларым».

Әйткән борынгылар (минем сүзем түгел):
Хәтер яши икән – кеше тере, исән.
Хәтерлиләр, диеп, рухы шатланадыр,
Ялгыз каберенә барып, башың исәң.

Ә шагыйрьләр?.. Алар – минем остаз, юлдаш,
Шигырьләрен укыйм, ачам китапларын...
Җанда тоям кебек, “изге васыятем итеп,
Шигырь калдырам”, дип чиккән газапларын.

Зинданнарда, үлем көтеп ятканда да,
Чын шагыйрьләр – үз иленең батырлары,
Кайнар өмет белән янган: “Онытмаслар...
Монда – яшь буыннар өчен бар җырларым...”

Алар гына түгел, башка шагыйрьләр дә,
Тормышында шулай күкрәп, яшьнәгәндер...
“Хәтер исән булса, тере, сау булырмын”, –
Дигән якты өмет белән яшәгәндер...

...Күпме шигырь укыйм... Күпме өмет анда!..
Йөрәк бүленгәндәй була телем-телем.
...Искә алам сезне, димәк, терелтәмен,
Димәк,
Сез исәннәр әле!
Сез, тере!
14.03.2020.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Сез исәннәр әле, сез тере! Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 319-320 бб.