Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

ЭТ ҺӘМ БҮРЕ

Дата написания: 
29 мая 2022

Инсур Мөсәнниф
Эт һәм бүре

Дошман алар бүген – эт һәм бүре…
Әйтә алмыйм нигә икәнен…
Бары фараз гына итә алам –
Дөрес булыр микән әйткәнем…

Ә бит алар борын заманнарда
Аерылмас туган булганнар.
Бүген исә этләр йортта яши,
Ә бүреләр яши урманда.

Әйе, эткә юмарт хуҗа һәркөн
Ташлап тора әзер сөякне.
Ә бүренең ризык – аягында*,
Анысы да һәркөн эләкми.

Үч итәме икән шуңа ерткыч,
Биек коймалар да коткармый:
Кайчак йорт хайваны этләрне дә
Һич кызганып тормый ботарлый.

Дөрес, эт тормышы төрле була,
Хуҗасыннан тора анысы:
Муенына авыр чылбыр таккан
Кешегә бит бәйле барысы.

Караклардан саклый, туганыннан (!),
Каравыл ул йорт һәм курага.
Каравыллый микән? Бүре килсә,
Койрык кысып, чинап, этләр кача
Хуҗа корган такта ояга.

...Кешеләр дә шулай яши, ахры,
Аерылмый һич тә алардан,
Тик кем хаклы – менә моны
Ерак торам әле аңлаудан...
Башкаларны белмим... Һәркем үзе
Җавап тапсын шушы сорауга.
* Бүрене аягы туйдыра – мәкаль.
6-29.05.2022.
Уфа – Яңавыл.