Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

КЕМНЕҢ БАШЫ НИДӘН АВЫРТА,,,

Дата написания: 
19 марта 2024
Заметка: 

Инсур МӨСӘННИФ
КЕМНЕҢ БАШЫ НИДӘН АВЫРТА...

Инсур МӨСӘННИФ
КЕМНЕҢ БАШЫ НИДӘН АВЫРТА...

Баш авырта, дип зарлансаң,
И төпченә кайбер бәндә:
“Кичә салган идең мәллә,
Бик авыр хәл – махмыр мәллә?”

Баш хәлләре четерекле,
Махмыр гына түгел сәбәп.
Дөнья бетәр көнне санап,
“Келт-келт” йөри, әнә, сәгать...

Әнә... әнә... әнә, әле монда,
Я тегендә ошбу Җирдә
Туплар Җирне тетрәндерә,
Галәм иңри үлемнәрдән...
Китмәскәме әллә килгән,
Иртәләгән әҗәлләрдән
Салкын өрә каберләрдән...

“Син бәхетле, бик бәхетле, –
Әйттем аңа мин ахырда. –
Башың иртән бик авырткач,
Их, нибары шул махмырдан...”.

Махмырны төзәтү – бик җиңел...
Тик...
Ник юк даруы әҗәлнең?..
7-10.03.2024