Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Сакла, Ходай

Дата написания: 
07 августа 1994
Заметка: 
Стихотворение является частью цикла стихов «Бер гомер»

Инсур Мөсәнниф
Сакла, Ходай

Сугыш хәрәкәтләре барамы ни –
Әй даулаша милли хәрәкәтләр.
Һәркем үзенә өлеш таләп итә
Җирдән – Ходай биргән бәрәкәттән.
Кем аралар безне бу афәттән?
Сакла берүк, Ходай, һәлакәттән.
Сакла үзең ялгыш адымнардан:
Акыл, шәфкать сора адәмнәрдән.
28.07.-7.08.1994.

Кайда, кайчан басылган:
1) Шәнгәрәев Инсур. Сакла, Ходай! Шигырь. "Ватаным Татарстан ", 3.09.1994, №173.
2) Шәнгәрәев Инсур. Сакла, Ходай! Шигырь. "Яңавыл таңнары", 14.03.1995, №31.
3) Мөсәнниф Инсур. Сакла, Ходай. Шигырь. "Тургайлар канат кага" җыентыгы, авторлар коллективы. Уфа, "Китап", 1996, 15 бит.
4) Мөсәнниф Инсур. Сакла, Ходай. Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 69 б.