Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

ТОРМЫШ ҺӘМ ЯЗМЫШ

Дата написания: 
06 апреля 2025

Инсур МӨСӘННИФ
ТОРМЫШ ҺӘМ ЯЗМЫШ

Иртән – аяз, кичен – давыл,
Монысы тормыш бит ул,
Бирә шатлык, кайгыларын,
Монысы язмыш бит ул.

Төрле чак бар – кайчак гайрәт
Чиксә дә тормышыннан,
Кызык инде – тик барыбер...
Баш тартмыйм язмышымнан.
Шөрлим Алла каргышыннан...
Чөнки язмыш – кем кулында?..
6.04.2025