Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

ӘЛЕГӘ ҖИРДӘ КАЛАМ

Дата написания: 
09 февраля 2023

Инсур МӨСӘННИФ
ӘЛЕГӘ ҖИРДӘ КАЛАМ!
Әкияттә дә хакыйкать бар, яки Әкият тә тормыштан алынган (үзем әйткән әйтем).

Аллаһ күктән нык кисәтте:
– Ашык һәм... яз, яз! – диеп. –
Әҗәл сиңа күптән инде
Казый тирән баз, – диеп.

Ни дә булса майтарырга
Ашыккан булам инде.
Кулларымда көнен-төнен
Шул очлы каләм инде.

Әҗәл казыган шул базны
Мыскаллап кире күмәм...
Әмма ул тизрәк казый шул,
Күмәргә, дим, өлгермәм...
***
Ул – көрәкләп, мин – бер битләп...
Тартышабыз икәүләп...
Кичә төртеп төшерсә дә –
Тагын чыктым мүкәйләп!

Каләм белән казый торгач,
Чит-читләрен җимердем!
– Эшең күп икән, – дип Әҗәл, –
– Кайт, – дип, кире җибәрде!

Мин әлегә Җирдә калам!
Рәхмәтлемен, сиңа, Аллам
(Сүзең тыңлаган идем)!
Сына калса, кирәгер, дип,
Чама белән... бер йөк каләм
Мин сатып алган идем!
9.02.2023