Все люди – коллеги. По смерти.
Инсур МӨСӘННИФ
АЛЛА САКЛАСЫН!
Алла сакласын –
Бәла какмасын
Йортым капкасын!
Алла сакласын –
Һәрчак якласын!
Алла сакласын –
«Елан» чакмасын!
Дошман чакса да,
Белсен чамасын,
Югалтсын угын,
Утын-чакмасын.
Аллам сакласын...
Тик ул яклаучым...
5-10.02.2023
Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Алла сакласын! Шигырь. "Салават күпере артыннан" китабы. Уфа, "Книга-принт" нәшрияты, 2025, 215 б.