Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

21нче гасыр авылы

Дата написания: 
17 февраля 2021

Инсур Мөсәнниф
21нче гасыр авылы
Ночь, улица, фонарь, аптека...
Александр Блок.

Төн, урам, багана, ут,
Аерма шунда – аптека юк...
Юк кибет, юллар да...
Эш тә юк пар кулларга...

Юк яшьләр, балалар,
Юк сыер һәм маллар...
Юк инде мәктәп тә...
Балалар булмагач, әлбәттә...

Ун авылга – бер фельдшер,
Чирли күрмә, үләрсең...
Инде килеп, йөз ел артка
Кире кайттык, диярсең!

Элек чирләр бик аз булган,
Хәзер алар – миллион!
Ә даруны үзең яса,
Сатып ал да кильки, он...

Тагынмы? Клуб та юк,
Ну, кыскасы, чурт та юк...
Кайдадыр мәчет бар...
Йөри аңа ике карт...

Тегендә моны ачалар,
Анда моны ачалар...
Авылда үссә өч бала,
Шәһәрләргә качалар.

Шул юк – кая карама,
Басуларда – чүп, агач...
Иген шаулаган басулар
Урман – чыршы, карагач...

Колхоз да юк, совхоз да,
Фермерлар да үрчеми...
Ихатада бар-барлыкка
Ике тавык, бер чеби...

Булыр, булыр, булыр әле,
Бирәләр бит вәгъдәләр...
Әнә шундый өмет белән
Гүргә керә бәндәләр...

Хәер, үскән бер нәрсә бар –
Киңәядер зиратлар...
Бүген шәһәрдән кайтарып...
Бер егетне җыйдылар...

...Булыр әле, ну, йөз елдан,
Бәлки, булыр да әле...
Менә шундыйрак, туган,
Бүген авылның хәле...

Бәлки булыр да әле...
Авыллар калса әле...
17.02.2021.

Бүгенге авыл хәле.
"Башинформ", 9.04.2021.
О сельчанах за чертой бедности…

Почти у полмиллиона жителей Башкирии доходы не превышают прожиточный минимум. Среди беднейших групп населения — сельские жители, 70% которых живут за чертой бедности, сообщил 7 апреля Уполномоченный по правам человека в Башкирии Рим Каюмов на заседании комитета Госсобрания. Основными причинами таких показателей он назвал отсутствие рабочих мест и низкий заработок на селе. Пик безработицы в республике пришёлся на сентябрь 2020 года, тогда число безработных увеличилось с 12 тысяч до 129 тысяч.

Также омбудсмен заявил, что в Башкирии проблемы с получением медпомощи стали причиной роста смертности. «Поступали жалобы людей, страдающих хроническими заболеваниями и нуждающихся в плановых операциях, в связи с невозможностью получить необходимую медицинскую помощь», — сообщил депутатам Рим Каюмов. По его мнению, сложности в сфере здравоохранения в период пандемии стали следствием системных проблем. «С 2005 года число фельдшерско-акушерских пунктов в республике уменьшилось на 200 единиц. Количество участковых больниц сократилось в три раза», — информировал Каюмов.