Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Куркам (Боюсь)

Дата написания: 
17 ноября 2018

Инсур Мөсәнниф
Куркам

Мин бик куркак кеше: куркам,
Иртән таң атмас, диеп.
Төнен нурлы ай калыкмас,
Я кояш батмас, диеп.

Мин бик куркак кеше: куркам,
Балам ни хәлдә, диеп.
Туй, бәйрәмдә салют булса,
Сугышмы әллә, диеп.

Мин бик куркак кеше: куркам,
Яралы җирем өчен.
Көн-төн атса, салым арткан
Чиксез зур илем өчен.

Мин бик куркак кеше: куркам,
Тапталган хаклык өчен.
Өнсез, телсез кала барган
Бичара халкым өчен...

...Инде, ахры, без шөрлибез
Чумарга хыялга да...
Ярый инде, бер көн килеп,
Башламасак куркырга без
Уйларга кыярга да...
14-17.11.2018.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Куркам. Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 267 б.