Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Шул җитә

Дата написания: 
15 июля 1995
Заметка: 
Стихотворение является частью цикла стихов «Бер гомер»

Инсур Мөсәнниф
Шул җитә

“Яшь” һәм “яшим” – икесе дә бер тамырдан,
Яшим икән, яшьмен дигән сүз.
“Чәчең ап-ак, картаясың, туган”, диеп,
Тидермәгез миңа берүк күз.
Яшим икән, димәк, дәртле, яшьмен әле,
Бик көтсә дә, картлык – буш китә.
Дәртле язлар килгән саен яшәрәм дә,
Яздан язга миңа шул җитә.
15.07.1995.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Шул җитә. Шигырь. "Тургайлар канат кага" җыентыгы, авторлар коллективы. Уфа, "Китап", 1996, 23 бит.
2) Мөсәнниф Инсур. Шул җитә. Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 110-111 бб.