Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Үзтәнкыйть (Самокритика)

Дата написания: 
31 декабря 2019

Инсур Мөсәнниф
Үзтәнкыйть

Шигырь – газиз бала кебек...
Туа башлый икән, куалый.
Аннан чыга тормыш диңгезенә...
Туган икән – инде үзаллы.

Матур булса, инде куанасың!
Төгәлсезлек китсә, эш харап...
Каләм башын чәйнәп утырганда,
Утырганмын икән ни карап...

Кайчак шулай була: шигыремнең
Я “аягы” гарип, я “кулы”...
Бу күренә бары ул башлагач
Тормыш юлы буйлап үз юлын...

Тормыштагы (сабый) кебек, монда
Күрәм бары шул ук сәбәпне:
Димәк, карап-күреп җиткермәгән
Ата-ана гына гаепле.
31.12.2019.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Үзтәнкыйть. Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 288 б.