Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

СИН ДӘ БҮРЕ, МИН ДӘ БҮРЕ

Дата написания: 
02 апреля 2025

Инсур МӨСӘННИФ
СИН ДӘ БҮРЕ, МИН ДӘ БҮРЕ...

Заманасы шундый хәзер –
Эшләр китте шырыкка,
Шуңа кеше көн-төн чаба –
Ярылырдай кырыкка.

Онытылды туганнар да,
Читтә алар – мәшрикътә*.
Янәшәдә яшәсә дә,
Дус-танышлар – мәгъриптә**...

Әйткән дә бит борынгылар,
Әнә, алар белгәннәр:
“Айрылганны аю ашар,
Бүленгәнне – бүреләр...”.

Хәзер барсы – үзе бүре
(Иртән-кичен улыйлар),
Ә күпчелек... – аюлар...
Барысы да түрә алар,
Шуннандыр масаюлар:

“Син дә миңа кирәкмисең,
Мин дә сиңа кирәкмим”.
Бер-берсенә кирәкмәгән
Бу тормышта терәкме?!

Дөнья безне йота бара,
Кеше шуңа күнегә.
...Алда әле гомер булса,
Ниләр язган күрергә...
* Мәшрикъ – көнчыгыш.
** Мәгърип – көнбатыш.
1-2.04.2025