Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Кигәвен керде күңелгә - Язмыйча түзиммени?!

Дата написания: 
13 сентября 1994
Заметка: 
Стихотворение является частью цикла стихов «Сөю кайтавазы»

Инсур Мөсәнниф
Кигәвен керде күңелгә - Язмыйча түзиммени?!
Шаяру

Бисмилласыз үскән малайлар дип
Тиргиләрдер безне тиргәвен.
Нишли ала идек, иңебездән
Басып торгач ата фиргавен.
Рәшит Гәрәй, “Күгебезне нурлап”.

Төшләремә, бабам, кердең син,
Ахырысы, әрнеп тиргәвең.
Зәңгәр бишек – туган ягымны
Чорнап алган ОМОН-фиргавен.
Наилә Абдуллина, “Күтәр хөрлек әләмен”.

Туган ягым (!) болынында (!)
Тешләп китте кигәвен.
Кайда барма, һич тынгы юк –
Кигәвен, йә фиргавен!
Әсътагәфир... әрнүе!
“Беткәнмени сиңа, - димен, -
Берәр ата ОМОвеН?!” –
Бисмиллаларны онытып,
Кигәвенне тиргәвем.

“Әсътагәфир!..”не әйттерә
Фиргавендәй кигәвен...
Шагыйрьләрдән бер кавем.
12-13.09.1994.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Кигәвен керде күңелгә - Язмыйча түзимме ни?! Пародия. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 80-81 бб.