Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Якты әле бу дөньялар

Дата написания: 
12 апреля 2018

Инсур Мөсәнниф
Якты әле бу дөньялар

Гомеркәйләр бик тиз үтә икән,
Тормышның белегез кадерләрен.
Югыйсә, зиратта, үкендереп,
Тизрәк артыр саны каберләрнең.

Тәңре әйтер: “Юлың тәмам, абзый
(Түтәй, бу сиңа да кагыладыр...),
Җыен ахирәткә, җаның, әнә,
Канатларын җәеп, кагынадыр...”

Имеш, кеше җаны ак була, ди,
Кара җанлылар бик аз бит алар...
Кара җанлы, димәк, кара канат,
Ак җанлылар – ап-ак канатлылар?

Ә җаннарның барлык яктылыгы
Җирдә кала, күккә ашмый алар...
Димәк, Җирдә күбрәк соңгылары...
Чөнки якты әле бу дөньялар.
21.08.2017-12.04.2018.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Якты әле бу дөньялар. Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 195 б.