Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

МЕНДӘР (ПОДУШКА)

Дата написания: 
03 апреля 2025

Инсур МӨСӘННИФ
МЕНДӘР

Сине, мендәр, кемнәр уйлап тапкан,
Ял өчен син – дөнья рәхәте!
Кем булсаң да (урыс йә татармы),
Аллаһының төшсен рәхмәте!

Йомшак мендәремә башым салып,
“Әвен базары”на киткәнмен.
Кояш чыгып килә икән инде,
Ну, йокыны, малай, “теткәнмен”!

Шушы олы бәхет түгелме ни,
Үз өеңдә йоклап, уянсаң!..
“Менә тыныч таң да атты”, – диеп,
Кояш көлүенә куансаң...

Халык, “йокы ястык* сорамый”, ди...
Мендәрдә бит йокы тәмлерәк!
Йокың туя, кәеф күтәренке,
Хәтта давыллы көн ямьлерәк!

Мендәр кемгә ниләр хәтерләтә,
Гаепләмим һич тә, юк, туган –
Кемнәр кемнең йомшак мендәрендә
Ничә тапкыр, кайчан йоклаган...

Монысы инде тормыш хакыйкате,
Кеше түшәгендә юк эшем.
Хәер, булмаса шул йомшак түшәк,
Туар иде микән, ә, кеше?..

Әйе, мендәр гади нәрсә түгел
(Була хәтта акча “янчыгы!”) –
Мендәр бит ул кайбер хатын-кызның
Беркем белмәс... серләр капчыгы.

Сеңгән күпме тозлы күз яшьләре
(Анысын тик Ходай беләдер),
Мендәрләрне кояш асларында
Җилләтәләр шуңа күрәдер...

Булса бу тик сөю газаплары,
Сиңа, миңа түгел аяныч...
...Кайгы күз яшьләре... мендәрләргә
Бүген дә бит сеңә, кызганыч...

Газиз аналарның, сөйгәннәрнең,
Ирсез калган ялгыз хатынның...
Син алардан сора, күз яшенең
Күпме икәнлеген хакының.

Тик әйтмәсләр алар – телсез калган,
Төнгә әверелгән көннәре.
Сугышларның кайда барганлыгын,
Йөрәкләрен ниләр ярганлыгын
Сиңа әйтер сердәш мендәре...

...Автоматын баш астына салып,
Окопларда йоклый солдатлар.
Ниләр күрми, ниләр кичермидер,
Хатын-кызлар... мендәр... ир-атлар.

...Йомшак мендәреңә башың салып,
“Әвен базары”на киткәнсең.
Мендәрең дә коры, иртән торсаң...
Димәк, бик бәхетле икәнсең!..

Бәхетләрең дәвам итсен өчен
Телә... канлы... сугыш... үткәнен...
Мендәрләр дә иртән коры булсын...
Телә... аяз... көннәр... җиткәнен...

Онытмагыз, ялгыз мендәрләр дә
Елап, ярсып парын көткәнен...
* Ястык – зур мендәр.
3.04.2025