Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Карт алмагач

Дата написания: 
25 февраля 2020

Инсур Мөсәнниф
Карт алмагач
Баллада

Ташландык һәм хуҗасыз йорт
Тора авыл читендә.
Үсә бары карт алмагач...
Капка да юк, читән дә...

Тыныч инеш аръягында
Туза юлның тузаны...
Күренәдер ары-бире
Машиналар узганы –

Көндезен дә, төнннәрен дә
Куа тормыш нужасы...
Алмагачның күзе шунда,
Бәлки кайтыр хуҗасы...

Кечкенәдән ул аңарга
Сулар сипте, яратып...
Ак болыттай, чәчәк аткач,
Кошлар кунды, сайрашып...

Инде күптән, төяде дә
Барлык кирәк-ярагын,
Хушлашмый да кая китте?
Алла белә нибары...

Чәчәк атты, үстерде ул,
Хуҗага, дип. җимешен...
Сораштырды усал җилдән...
Тик җил тынды, дәшмәде...

Ничә еллар көтә инде,
“Кайтыр”, – диеп, көн-төнен...
Көтә торгач, картайды ул,
Бутый кайчак төш-өнен...

Алмалардан сыгыладыр –
Сына инде ботагы...
Кинәт кенә кайтып төшсә,
Сыйлар иде кунагын...

Авар, ахры, бер көн кинәт,
Сагышыннан ут йотып...
Хуҗа кайтып, терәк куйса,
Торыр иде шул тотып...
***
Күпләр китә чит җирләргә...
Гаепләмим – тормыш шундый...
Онтылса да кешеләре,
Туган йорт истән чыкмый...

Бәлки сезне беркем көтми,
Юктыр инде туганнар да,
Сыйпый-сыйпый йорт нигезен,
Хушлашыгыз һич югында –

Кайтыгыз бер, көч-хәл барда...
Яки инде бик картайгач...
Көтә сезне авыш читән,
Көтә сезне карт алмагач...
25.02.2020.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Карт алмагач. Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 302-304 бб.