Сайт писателя-сатирика Инсура Мусанифа

Инсур Мусанниф

Официальный сайт писателя-сатирика

Буталчык дөнья

Дата написания: 
26 июня 2015
Заметка: 

Россия и США. Что они делят, непонятно. Фактически гербы и флаги государств одинаковы. На гербе у обоих орлы. На флагах одни и те же цвета - белый, синий, красный... На флаге РФ звезд нет? Зато она была в Гос. флаге СССР...

Инсур Мөсәнниф
Буталчык дөнья

Дөнья бары изгелектән торса,
Ничек яхшы булыр иде...
Җәбер-золым юкка чыгып, җиркәй
Гөл-чәчәккә тулыр иде.
Явызлыктан туа бары золым,
Ә золым ул – рәхимсезлек...
Күпме язмыш шулай гарипләнгән,
Арткан Җирдә бәхетсезлек.
Хәер, уйлыйм: явыз, залим да бит
Һич бәхетле була алмый.
Башкаларның язмышында уйнап,
Яхшы тормыш кора алмый...
Әллә инде кылган явызлыгы
Аңа... бәхет бирә микән?!
Тормышының максат-омтылышын
Бары шунда күрә микән?!
Димәк, явыз – бик бәхетле кеше,
Чөнки максат ашкан чынга?!
Бәлки әле, үрнәк алу өчен,
Әверелгән алтын сынга?!
“Яманлыктан туа бары яман...
Ә бәхетле – бәхетледән...”
“Җирдә тормыш, яшәү нинди булу
Тора бары синнән, миннән...”
Әйе, шулай дибез... Әмма тормыш –
Тормыш инде... Бик буталган...
Әйтерсең лә, иксез-чиксез йомгак,
Минем фикер күк, чуалган...
25-26.06.2015.

Кайда, кайчан басылган:
1) Мөсәнниф Инсур. Буталчык дөнья. Шигырь. "Сөю кайтавазы" китабы. Уфа, "Чурагул" нәшрияты, 2020, 1624-165 бб.